ГТукай иаты

Тема: Г.Тукай иҗаты

Максат:1. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән

таныштыруны дәвам итү.

2.Тукай образына, аның күпкырлы иҗатына мәхәббәт

тәрбияләү.

3.Язучының иҗатына кызыксыну уяту, аңлап

укуларына ирешү.

4.Татар телен, татар халкының тарихын өйрәнүгә ом-

тылыш тәрбияләү.

Җиһазлау:Язучының портреты, укучыларның Г. Тукай

әсәрләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе.

Материал:1.журнал ”Мәгариф”, №4, 2006;

2.”Ачык дәрес” №3, №4, 2006

3.Г.Тукай китапларыннан күргәзмәлелек.

4. Г.Тукай портреты.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

1 ) Исәнләшү.

2.Кереш өлеш.

Укучылар бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшүебезне,менә шушы кроссвордны чишеп белербез.

1.Турыйсың тураганда елыйсың. (суган)

2.Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз.(шалкан)

3.Бер күтәрәм йорт,

Эче тулы яссы корт.(кабак)

4.Түтәрәм, тәтәрәм,

Кунакны мин күтәрәм. (урындык)

5.Җансыз җанлыны уята.(будильник)

6.Үзе йомры, эчендәсу тора.(чиләк)

7.Алма дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул балалар? (алма)

8.Каны бар җаны юк. (балан)

9.Иелә, бөгелә

Ак мамыгы түгелә,

Кара күзе күренә.(шомырт)

10.Нинди агач җилсез шаулый.(Усак)

11.Эче кандай, тәме балдай.(карбыз)

12.Күтәреп була,ыргытып булмый.(мамык)

13.Үзе ура, үзе суга,

Үзе капчыкка салс,

Шаулап – гөрләп эшләгәндә,

Кыр матурланып кала.(комбайн)

-Укучылар нинди сүз килеп чыкты? (Габдулла Тукай )

Бүген без сезнең белән класстантыш уку дәресендә Г.Тукайның иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез.Әйдәгез әле искә төшерик, без Г.Тукай турында ниләр беләбез?

-Бик дөрес.Үткән ел аның тууына 120 еллыгын билгеләп үттек.

Кем белә ул кайда һәм кайчан туган?

Арча районы Кушлавыч авылында 1886елның 26 апрелендә дөньяга килә.

Бик дөрес.Зур булмаган Кушлавыч авылында Мөхәммәгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.Тукайга ата-ана мәхәббәте бик аз бирелә.Ул дөньяга килүгә биш айда үтми,әтисе вафат була.3яшьтә 9 ай үтүгә әнисе Мәмдүдә дә вафат була.Аның тормыш юлы бик катлаулы,авыр була,ятимлектә үтә.Ул кайларда гына яшәми,бик гаиләдә булырга,авылдан авылга, кулдан кулга күчеп йөрергә туры килә.Ул аз гына вакыт яшәсәдә безнең өчен бик күп шигырьләр,бәетләр,әкиятләр язып калдыра.Ә хәзер Г.Тукай әкиятләрен белүегезне тикшерербез.

Түбәндәге өзек кайсы әкияттән.

1.)”Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым”

“Йә, иясе юк!” –дип, әйберләренә тими башладым”(“Су анасы”)

“Су анасы” әкияте нинди булырга өйрәтә? (Алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.)

2.)Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл –Кырлай, диләр,

Җырлаганда көй өчен тавышлары җырлары җырлай, диләр.

“Шүрәле” әкияте нинди булырга өйрәтә?

-Табигатькә сак караш тәрбияли, кыю булырга, курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә.

3)”Китте болар. Бара,һаман бара-бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара

Бара болар.Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башы таба.

-Бу әкият нинди булырга өйрәтә? Авырлыклар килсә куркып калмаска,тапкыр, үткен булырга өйрәтә..

Мин сезгә узган класстан тыш уку дәресендә Г.Тукайның әсәрләренә рәсем ясарга кушкан идем,хәзер шул ясаган рәсемнәрегезне үзегез ничек яклый аласыз?

Балаларның үзләре ясаган рәсемнәрен яклаулары.

-Казан арты авылларының җанга рәхәт бай табигате, тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмас тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хатирәләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Аның күп кенә шигырьләре көйгә салынган.

-Укучылар сез Г.Тукай шигырьләренә язылган нинди җырлар беләсез? (“Туган авыл”, “ Туган тел”,”Пар ат”, “Җыр йокысы”, “Бишек җыры”, “Бала белән күбәләк”, “Тәфтиләү”)

(Җыр тыңлау “Туган тел”)

-Укучылар бу җыр сезгә ошадымы? Тукай үзенең туган авылын яратканмы?

-Бүген без сезнең белән Г.Тукайның “Фатима белән Сандугач” шигырен укырбыз.

Шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтү

3.Сүзлек эше.

Мәхбүслек-тоткынлык

Берлән –белән

4.Эчтән уку.

5.Рольләргә бүлеп уку

Әйтегез, әле балалар, Г.Тукай бу шигырендә нәрсә турында яза?

Г.Тукай бу шигыре белән балаларга нәрсә әйтергә теләгән?

Бик дөрес, сөекле шагыйребез Г.Тукай үзенең шигырьләрендә хайваннарны,кошларны яратырга өнди,аларны читлекләрдә тотмаска, азат итәргә куша.

-Аның җәнлекләр турында “Бичара куян” шигыре дә бар. Әйдәгез,сөйләп бирегез әле.

Укучыларның сөйләве.

6.Без сезнең белән Г.Тукай иҗаты турында булган белемнәребезне тикшереп карарбыз.

Тест эшләү.

1.Г.Тукай кайсы авылда дөньяга килгән?

а ) Өчиле

б )Кушлавыч

в )Кырлай

2.Шагыйрь туган ел

а ) 1884

б ) 1886

в ) 1875

3.Тукай ничә яшендә ятим кала?

а ) 5

б ) 6

в ) 3

4.Кырлайда ул кем гаиләсендә яши?

а )Сәгъди

б )Гариф

в )Мөхәммәтвәли

5.Шагыйрьнең кайсы шигыре көйгә салынган?

а )”Буран”

б )”Туган авыл”

в )”Китмибез”

6.”Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр” – бу юллар кайсы шигырьдән?

а )”Эшкә өндәү”

б )”Китап”

в )”Сабыйга”

7.Тукай шигырендәге сандугач кем белән сөйләшә?

а )Фатыйма

б )Фагыйлә

в )Җәмилә

8.Г.Тукай ничә яшендә вафат була?

а ) 27

б ) 32

в ) 17

7.Кроссворд чишү. Туган тел сүзе чыга

1.Кызыклы шәкерт кем ул ? (Эт )

2.Г.Тукай туган авыл ? ( Кушлавыч )

3.Г.Тукайның Кәҗә белән дус малае ? ( Гали )

4. .Г.Тукай булган шәһәр Казаннан тыш. (Җаек )

5.Су анасының тарагы нинди ? (Алтын )

6. Шүрәле әкиятендә төп герой. ( Былтыр )

7. .Г.Тукайның Шүрәле әкиятендә язылган әсәр ? ( Балет )

8. Шүрәле әкиятендә телгә алынучы авыл. (Кырлай )

Туган тел турында Г.Тукай болай дип язган. Туган телең әти -әниең кебек газиз ул ди. Юкка гына ана теле дип әйтмиләр шул.

Әйдәгез, хәзер “Туган тел”җырын басып башкарырбыз.(Ул безнең татар халкының гимны шикелле,шуңа күрә басып җырларбыз.Кунаклар кушылсада була.

8.Әйе, укучылар,Г.тукайның иҗатын без яратабыз.Балачактан “Шүрәле”, су анасы” әкиятләрен яратып укыйбыз.аның күп кенә шигырь — әкиятләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән.

Дәрестә барыгыз да бик әйбәт катнаштыгыз. Молодцы.Рәхмәт.

Билгеләр кую.